Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2019, 22:23

Фигуралы шуу мизгеле башлана

19 октябрьдә фигуралы шуу буенча Гран-при этаплары старт ала.

19 октябрьдә фигуралы шуу буенча Гран-при этаплары старт ала.
Гран-при алты этаптан тора. Беренчесе, Америка бозында үтәчәк. Артабан бәйгеләр Канада, Франция, Кытай, Русия һәм Япония дәүләтләрендә узачак. Финал бәйгесе 5-8 декабрьдә Италиянең Турин шәһәрендә уздырылачак. Узган ел Гран-при кубогын Әлинә Заһитова яулаган иде.
Чираттагы мизгелнең беренче этабында безнең ил өчен Анна Щербакова һәм Елизавета Туктамышева чыгыш ясаячак. Гран-при этапларын 1 канал күрсәтәчәк. Ни кызганыч, АКШ белән вакыт аралыгы аркасында алар иртән күрсәтеләчәк.
Читайте нас в