Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2019, 21:56

Олимпиададан читләштерергә җыеналар

Допинг шаукымы яңадан башланды.

Допинг шаукымы яңадан башланды.

Халыкара допингка каршы агентлык (WADA) Русиянең допингка каршы лабораториясенең эшчәнлегенә кире бәя биреп, безнең спортчыларны 2020 елда Япониядә узачак Олимпия уенарыннан читләштерергә җыена. Янәсе, безнең лаборатория соңгы 18 ай эчендә допинг анализларын үзгәртеп күрсәткән. Халыкара агентлык өч атна эчендә бу турыда аңлатма бирүне сорый. Русия Олимпия комитеты: “Безнең ил Токио шәһәрендә үтәчәк уеннарга, рәсми чакыру алды инде, аяк чалулар барып чыкмаячак”, - дип ышандыра.


Читайте нас: