Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2019, 16:21

Катарда – иң экологик чиста мундиаль

2022 елда Катарда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты тарихка иң экологик чистасы булып кереп калачак.

2022 елда Катарда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты тарихка иң экологик чистасы булып кереп калачак. Бу турыда Нью-Йоркта үткән климатик саммитта Катарның эмиры Тамим бен Хамад әль Тани әйткән. “Моның өчен стадионнарда кояш энергиясе, суыту өчен, энергияне саклый һәм су чыгымнарын азайта торган махсус технология кулланачакбыз”, - дигән ул. Катар – гарәп илләре арасында футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрергә хокук алган беренче ил. Ул 2022 елның ноябрь-декабрь айларында бу зур чараны кабул итәчәк.
Читайте нас: