Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2019, 13:55

Айгөл – дөнья чемпионы!

Англиянең Йоркшир графлыгында юниорлар арасында велоузыш үтте.

Англиянең Йоркшир графлыгында юниорлар арасында велоузыш үтте.

Анда Башкортстан спортчысы, Чакмагыш районы Калмашбаш авылы кызы Айгөл Гәрәева дөнья чемпионы исемен яулады. Ул, гамәлдәге дөнья чемпионы булган Ширин ван Анруйны узып китеп, 13,7 сакрым аралыкта беренче булып килде һәм җиңүче титулына ия булды. Айгөл күрсәткән вакыт – 22:16.23, дип хәбәр итәләр Русия Велосипед спорты федерациясенең матбугат хезмәтеннән.

Якташыбызны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Читайте нас: