Барлык яңалыклар
Спорт
23 сентябрь 2019, 20:58

Алинә Заһитованың үкчәсенә басалар

Фигуралы шууда яшьләр танылган спортчыларыбызны куып җитеп, узып китәрме?

Фигуралы шууда яшьләр танылган спортчыларыбызны куып җитеп, узып китәрме?

Әлеге спорт төрендә яшь кызларның уңышлары сөендерә дә, бераз борчуга да сала. Күпләре үсмерләр спортыннан өлкәннәр спортына күчкәндә җиңү биеклеге сынауларын үтә алмыйча югалып та калалар. Фигуралы шуу буенча 13 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиеваның уңышлары хакында еш ишетергә туры килә. Яшь спортчыбыз дөньякүләм үсмерләр чемпионатларында җиңүләр яулап килә. Ул Италиянең Турин шәһәрендә декабрь аенда узачак Гран-при ярышларына әзерләнә. Соңгы ярышларда аның чыгышы 230 балл белән бәяләнгән. Бу инде өлкәннәр бәйгеләрендә җиңүләр яулаучы Алинә Заһитова, Елизавета Туктамышева һәм Япония спортчысы Рики Кихираның күрсәткечләренә бик якын. Алдагы бәйгеләр ни күрсәтер. Спортчылар юкка гына “Җиңелүгә түзеп була- җиңүгә түзеп кара” дип әйтмиләр бит.


Читайте нас: