Бу уңайдан 5 тапкыр дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән Тамара Тансыккужинаны атап үтү дә җитә. Аның артыннан яшь спортчыларыбыз да калышмый. Шуның өчен дә шашка буенча Русия җыелма командасы безнең егет һәм кызлардан туплана. Күптән түгел Италиядә тәмамланган Европа чемпионатында да шундый ук хәл күзәтелде. Җыелма “Башкортостан” үзәк шашка клубы спортчыларыннан төзелде. Спортчыларыбыз сынатмады гына түгел, ә зур җиңү белән кайттылар. Гомүмән алганда, Уфа һәм Ишембай спортчылары 4 алтын һәм 2 бронза кубок яулады. Менә ул безнең җиңүчеләребез - Анатолий Татаренко, Айнур Шәйбәков, Александр Георгиев, Елена Мильшина, Айгөл Идрисова һәм Тамара Тансыккужина.