Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2019, 16:12

Дина һәм Арина Авериналар - җиңүче!

җомга көнне бертуган Дина һәм Арина Авериналар Бакуда үткән дөнья чемпионатында алтын һәм көмеш медальләр алдылар.

Русия лидеры Владимир Путин гимнасткаларыбыз Дина һәм Арина Авериналарны, Екатерина Селезневаны художестволы гимнастика буенча дөнья чемпионатында команда турнирында яулаган җиңүләре белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Ил башлыгы гимнастка кызларыбызның чагу чыгышын билгеләде. Путин әйтүенчә, безнең кызлар болельщикларны осталыкларын күрсәтеп шатландырдылар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк иттеләр.

“Русия художество гимнастикасы мәктәбе тагын бер мәртәбә югары профессиональ дәрәҗәдә булуын, дөньяви лидерлыгын исбат итте”, - диелә котлауда. Владимир Путин спортчы кызларга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Моңа кадәр җомга көнне бертуган Дина һәм Арина Авериналар Бакуда үткән дөнья чемпионатында алтын һәм көмеш медальләр алдылар. 17 сентябрьдә Екатерина Селезнева да алтын медальгә ия булган иде.
Читайте нас: