Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2019, 13:10

Александр Овечкинны данлыйлар

Америкада “Хоккей Дан залы” барлыгын күпләрегез беләдер.

Америкада “Хоккей Дан залы” барлыгын күпләрегез беләдер.

Дан залында дөньяның иң яхшы хоккейчыларының һәм бу спортны үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәре мәңгеләштерелә. 1999 елда Дан залында Америкада хоккейны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен чит ил спортчыларын һәм тренерларын бүләкли башладылар. Моның өчен Милли хоккей лигасының берничә тапкыр “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булган Уэйн Гретцки халыкара бүләге булдырылды. Быел бу бүләкне Русиянең данлыклы спортчысы Александр Овечкинга тапшырачаклар. Әлегә кадәр бу бүләккә СССР ның данлыклы хоккей тренеры Анатолий Тарасов лаек булган иде. Бүләкне тапшыру тантанасы Вашингтон шәһәрендә 12 декабрьдә узачак.


Читайте нас: