Русия спортына карата махсус уйлап чыгарылган допинг җәнҗалы аркасында безнең спортчылар “нейтраль” дәрәҗәдә чыгыш ясарга мәҗбүр. Спортчыларыбыз яхшы күрсәткечләргә ирешсә дә, дөньякүләм ярышларда Халыкара җиңел атлетика федерациясе рөхсәте аша гына катнаша ала. 27 сентябрьдән 6 октярбрьгә кадәр Катар дәүләтендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. 18 сентябрьдә Русия җиңел атлетика федерациясе җитәкчесе Юрий Борзоковский чемпионатка барачак спортчыларның исемлеген бәян итте. Русиядән 29 спортчы һәм 24 тренер катнашачак. Әйткәнемчә, берничә спортчының күрсәткечләре дөньякүләм дәрәҗәдә булса да, аларга чыгыш ясарга рөхсәт бирелмәде. Спорттагы пычрак сәясәт кайчан тәмамланыр?