Барлык яңалыклар
Спорт
19 сентябрь 2019, 11:07

Бай хәерчеләр

“Замоскворецкий” банкы билгеле спортчыларны бөлгенлеккә төшергән.

“Замоскворецкий” банкы билгеле спортчыларны бөлгенлеккә төшергән.


ЦСКА футбол клубы һәм Русия җыелма командасының элеккеге уенчысы Евгений Алдонин гаризасы буенча банкка карата суд эше ачылды. Билгеле спортчы банкны 47 миллион сум акча урлауда гаепли. Алдонинның гаризасыннан соң тагы да уннан артык футболчы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.


Алар арасында шулай ук ил җыелма командасы уенчылары - Дмитрий Хохлов, Юрий Никифоров, Андрей Каряка, Дмитрий Кириченко бар. Алар, берләшеп, банкны 124 миллион сум акча урлауда гаеплиләр. 2013 елда Евгений Алдонин үз исәбеннән 1,5 миллион доллар акчасын икенче банкка күчерүне сорый. Әмма акчалар күчергән вакытта югала. 2014 елда банкның лицензиясен алалар. 2015 елда банк җитәкчесе Илья Бударинны урлашуларда гаеплиләр. Әмма шул вакыттан бирле кешеләр үз акчаларын кайтарып алалмый йөриләр.


“Акчаларыгызны төрле җирдә саклагыз”, дигән әйтемне онытмагыз.


Читайте нас: