Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь 2019, 03:52

Путин Хәбибне котлады

Путин Хәбиб белән Махачкала шәһәре аэропортында очрашты.

РФ Президенты Владимир Путин UFC версиясе буенча җиңел гәүдә авырлыгы категориясендә дөнья чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтовны җиңүе белән котлады.

Күптән түгел Хәбиб, Абу-Дабида америкалы Дастин Порьены җиңеп, чемпион исемен раслады.

Путин Хәбиб белән Махачкала шәһәре аэропортында очрашты. Чемпион анда әтисе белән килгән иде.

“Мин сине котлыйм, - диде ил башлыгы. – Матур, чиста, намуслы көрәш булды”.
Читайте нас: