Барлык яңалыклар
Спорт
14 сентябрь 2019, 17:30

Зиннәтулла Биләлетдиновка орден тапшырдылар

Казан шәһәренең “Ак барс” хоккей клубының элеккеге тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” дүртенче дәрәҗәдәге орден белән бүләкләнгән.

Казан шәһәренең “Ак барс” хоккей клубының элеккеге тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” дүртенче дәрәҗәдәге орден белән бүләкләнгән.


“Тарстанда хоккейны яраталар, аны үстерер өчен бөтен шартлар да тудырылган, - дип хәбәр иткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин. – Хоккей безгә зур канәгатьлек китерә. Бүген без Русиянең атказанган тренерын сәламлибез, ул татар хоккеен үстерүгә бик зур көч кертте”.


Зиннәтулла Хәйдәр улына бу олы бүләкне тапшыру турындагы карарга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган.
Читайте нас: