Барлык яңалыклар
Спорт
12 сентябрь 2019, 13:54

Уфада спорт фестивале

12 сентябрьдә, ягъни бүген, Уфада бишенче Бөтенрусия спорт фестивале ачыла.

12 сентябрьдә, ягъни бүген, Уфада бишенче Бөтенрусия спорт фестивале ачыла.


Фестиваль милли һәм Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча үткәрелә. Спорт җыенына Русиянең 23 төбәгеннән 500дән артык спортчы килүе көтелә. Бәйгеләр акробатика рок-н ролл, армрестлинг, бильярд, спорт биюе, гер күтәрү, милли көрәш, билбау көрәше, рус лаптасы, самбо, каратэ, тхэквондо, туплы хоккей, аркан тартышу һәм шашка уены төрләрен үз эченә ала. Спорт чаралары дүрт мәйданда узачак. Бәйгеләрне карарга керү бушлай. Безгә кадәр мондый фестиваль 2014-2015 елларда Ульяновскида, 2016 һәм 2018 елларда Коми өлкәсендә үткәрелгән.


Читайте нас: