Барлык яңалыклар
Спорт
12 сентябрь 2019, 14:46

Иреккә чыккан Кокорин белән Мамаевны командалары кире кабул итәрме?

Мәскәү уртасында сугыш оештырып, Беренче каналда алып баручы Ольга Ушакованың водителе Виталий Соловчукны, чиновниклар Денис Пак белән Сергей Гайсинны имгәткән футболчылар Кокорин белән Мамаев 17 сентябрьдә УДО буенча иреккә чыгарга җыена.

Русия футболы тарихында иң шау-шулы хәл тынуга табан бара. Артта - зур җәмәгать резонансы, дистәләрчә суд утырышлары һәм апелляция. Нәтиҗәдә, футболчы сугыш чукмарлары иреккә чыгарга җыена.

Әмма егетләрне командалары кире кабул итәрме? Алар белән контракт төзелерме? Күпләрне шул сораулар кызыксындыра иде. Ниһаять, бераз ачыклык кертелде. ЦСКАның генераль директоры Роман Бабаев ярымсакчы Мамаев белән контракт төзергә җыенмавы турында белдергән. “Паша команданы көчәйтер дип уйламыйм”, - дип фикере белән уртаклашкан ул.

УДО буенча иреккә чыгару турында суд карары булу белән футболчылар үз фикерләрен җиткергәннәр – иң башта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка Грозныйның “Әхмәт” клубына эшкә алырга әзерлек белдергәне, таяныч күрсәткәне өчен рәхмәт әйткәннәр.

Егетләрнең кайда, нинди команда составында уйнаячаклары әлегә билгесез. Киләчәк күрсәтер, шулай бит?

Читайте нас: