Барлык яңалыклар
Спорт
10 сентябрь 2019, 14:39

Хәбибкә күпме түләделәр?

Русия көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәмәтов америкалы Дастин Порье белән көрәше өчен UFC тарихында рекорд саналган акчалата бүләкләү алды.

Русия көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәмәтов америкалы Дастин Порье белән көрәше өчен UFC тарихында рекорд саналган акчалата бүләкләү алды.


Гонорар суммасы алдан билгеле иде. Көрәш нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, Хәбиб 6 млн. доллар алырга тиеш иде. Ләкин бу сумма - данлыклы көрәшчебез алган барлык акчалар да түгел: 50 мең доллар призовойлар – кичәнең иң яхшы чыгышы өчен, 40 мең доллар – көрәш алдыннан планлаштырылган төрле медиа чараларда катнашкан өчен каралган булган.


Хәтерегезгә төшерәбез, моңа кадәр Хәбиб ирланд көрәшчесе Конор Макгрегор белән көрәшкән өчен 2 млн. доллар алган иде.
Читайте нас: