Барлык яңалыклар
Спорт
9 сентябрь 2019, 21:42

Марат Сафинга алмаш

Теннис спортын сөючеләр түземсезлек белән “Зур шлем” турнирының финалын көтте.

Теннис спортын сөючеләр түземсезлек белән “Зур шлем” турнирының финалын көтте.


Чөнки финал уенына безнең яшь спортчыбыз Даниил Медведев чыкты. Соңгы ун елда безнең спортчының мондый югарылыкка күтәрелгәне булмады. Евгений Кафельников, арытаба Марат Сафиннан соң көчле уенчыларыбыз булмады, дип әйтсәм дә дөрес буладыр.

Финал уенында “Зур шлем” турнирында 19 тапкыр җиңү яулаган Рафаэль Надальга зур каршылык күрсәтсә дә, Даниил җиңә алмады. Әмма икенче урын да Русия теннисы өчен бүгенге көндә - зур уңыш.


Даниил Медведев дөньяның иң көчле теннисчылары рейтингында дүртенче урынга күтәрелде.
Читайте нас: