Барлык яңалыклар
Спорт
9 сентябрь 2019, 21:35

Хәбиб сынатмады

Көрәшчебез Абу-Даби шәһәрендә “Абсолют көрәшчеләр чемпионаты” (UFC) бәйгесендә чираттагы җиңүен яулады.

Көрәшчебез Абу-Даби шәһәрендә “Абсолют көрәшчеләр чемпионаты” (UFC) бәйгесендә чираттагы җиңүен яулады.


Хәбиб Нурмөхәммәтов, узган елның октябрь аенда Конор Макгрегорны җиңеп чемпион дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, быел беренче көрәшен үткәрде. Макгрегор Хәбибкә карата мыскыллы сүзләр ташлаганнан соң, икесенең командасы арасында көтелмәгән сугыш оештырылды. Конор спорттан китте, ә Хәбибне 9 айга көрәштән читләштерделәр.


7 сентябрьдәге көрәшендә Хәбиб Америка көрәшчесе Дастин Порье белән очрашты һәм өченче раундта җиңү яулады.

Читайте нас: