Барлык яңалыклар
Спорт
5 сентябрь 2019, 22:47

Ике тапкыр җиңелү оят булыр иде

Континенталь хоккей лигасы уеннары куандыра да, уйландыра да.

Континенталь хоккей лигасы уеннары куандыра да, уйландыра да.
“Салават Юлаев” командасы 12 нче уен мизгеленең беренче уенында Кытайның “Куньлунь” командасыннан 3:4 исәбе белән җиңелде. Безнең команда бары буллитлар буенча гына җиңелде, әлбәттә. Шулай да, җиңелү ул җиңелү инде. Икенче көнне командабыз шулай ук Кытай хоккейчылары белән очрашты. Ике уенны рәттән оттыруны җанатарлар гафу итмәс иде. Аеруча сагынып көтеп алган уен сезоны башында.
Куанычка, безнең егетләр 2:0 исәбе белән җиңү яулады.
Кытай бозының эреп торуы, ә уенчыларының “пычрак” уены гына күңелне кырды. Киләсе уенны командабыз 7 сентябрьдә, Новосибирскиның “Себер” командасы белән үткәрәчәк.
Читайте нас: