Барлык яңалыклар
Спорт
3 сентябрь 2019, 23:23

Көярмәннәрне көйдермәгез: "Салават Юлаев" кытайлардан отылды

“Салават Юлаев” яңа мизгелнең беренче уенында буллитлар буенча 2:3 исәбе белән отылды.

Белүгезчә, 1 сентябрьдә Мәскәүнең ЦСКА һәм Омскиның “Авангард” командасы уены белән Континенталь хоккей лигасының уникенче мизгеле старт алды. Узган сезонның чемпионы ЦСКА, барсын да аптыратып, 1:3 исәбе белән отылды. Безнең команда 3 сентябрьдә Кытайның Куньлунь Ред Стар” командасы белән очрашты. Безнең егетләр, һәрвакыттагыча, башта үзләренә кыенлыклар тудырды. Икенче период ахырына без 1:3 исәбе белән җиңелеп килә идек инде. Безнең штраф минутларын да Кытай хоккейчылары оста файдаланды. Өченче периодта, безнең егетләр яхшы уен күрсәтеп, исәпне тигезләүгә өлгәште. Өстәмә периодта бер команда да исәпне үзгәртә алмады һәм буллитлар буенча җиңүчене ачыкладылар. Кызганычка каршы, “Салават Юлаев” яңа мизгелнең беренче уенында, буллитлар буенча, 2:3 исәбе белән отылды. Киләсе уен 4 сентябрьдә, янә “Куньлунь Ред Стар” командасы белән.
Читайте нас: