Барлык яңалыклар
Спорт
3 сентябрь 2019, 17:34

Безнекеләр бил бирмәс

Төмәндә узачак “Көрәш”тә кемнәр катнаша?

7 сентябрьдә Төмәндә Русия Геройлары Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдинов истәлегенә багышланган билбау белән көрәш турниры уздырылачак.
Бу бәйге Төмәндә беренчегә уза.
Ярышка РФнең 22 төбәгеннән 200 спортчы киләчәк. Алар җиде авырлык категориясендә бил тотачак. Шәхси зачетлардан тыш, команда зачеты да бар.
Турнирның максаты – билбау көрәшен пропагандалау.
Төмәндә һәм бу төбәктә татарча көрәш түгәрәкләре актив эшли.
Читайте нас: