Барлык яңалыклар
Спорт
2 сентябрь 2019, 23:05

Мизгел ачу уены аптыратты

Белүегезчә, 1 сентябрьдә Континенталь хоккей лигасының уникенче мизгеле старт алды.

Белүегезчә, 1 сентябрьдә Континенталь хоккей лигасының уникенче мизгеле старт алды. Гаддәттәгечә, 2019- 2020 ел уен сезоны узган ел сезонының иң көчле ике командасы уены белән башланды. Үткән сезонда Гагарин кубогын Мәскәүнең ЦСКА командасы яулаган иде. Икенче баскычка Омскиның “Авангард” хоккейчылары күтәрелде. Әлегә кадәр, төгәлрәк әйткәндә, 2016 елдан алып “Авангард” командасы ЦСКА белән тугыз тапкыр очрашып, берсендә дә җиңү яулый алмаган. Бу уенда да, спорт букмекерлары белдерүенчә, җиңү Мәскәү командасында булырга тиеш иде. Әмма Омск өлкәсе егетләре, яхшы уен күрсәтеп, чемпионнарны 3:1 исәбе белән җиңеп чыкты.
Сезонның беренче уенында җиңүче “Ачыш кубогы” белән бүләкләнә. Быелгы кубок “Авангард” командасында. Узган елга караганда да көчлерәк уенчылар җыйнаган ЦСКА командасы йомшак уены белән аптыратты. Безнең “Салават Юлаев” сезонны 3 сентябрьдә ача.
Читайте нас: