Барлык яңалыклар
Спорт
1 сентябрь 2019, 21:25

Каринэ Хәбирова Уфада халыкара марафонда йөгерергә чыкты

Уфада V халыкара марафонда республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин да катнашкан.

Уфада бүген узган бишенче халыкара марафонда танылган кешеләр дә катнашты. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринә Хәбирова да йөгерергә чыкты.
"Башка марафончылар белән бергә стартка Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының хатыны Каринә Хәбирова чыкты. Кызгылт сары футболкаларда шулай ук республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, төбәк хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова һәм башка түрәләр бар иде, диелә бу хәбәрдә.
Шулай ук супер геройлар — Тимер Кеше һәм Бэтмен да булган. Марафончыларга көч бирергә Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, комментатор Дмитрий Губерниев, театр һәм кино актеры Александр Носик, популяр башкаручы Доминик Джокер килгән.
Читайте нас: