Барлык яңалыклар
Спорт
29 август 2019, 21:39

Хоккей мизгеле башлана

Хоккей спортын сөючеләр түземсезлек белән 1 сентябрь - чираттагы хоккей мизгеле башлануны көтә.

Хоккей спортын сөючеләр түземсезлек белән 1 сентябрь - чираттагы хоккей мизгеле башлануны көтә. Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Салават Юлаев” командасының көндәлек күнекмәләрен карарга килеп, егетләрнең кәефе белән кызыксынган һәм уңышлар теләгән: “Узган мизгелдә күрсәткән яхшы уеныгыз өчен республиканың барлык халкы исеменнән, тагын бер тапкыр рәхмәтемне белдерәм. Узган елдагыча көрәшсәгез, җиңүләр килер. Уңышлар, сәламәтлек һәм яхшы уеннар! Җанатарлар сезгә ышана”, - дип белдергән.
Командабыз беренче уенны 3 сентябрьдә “Кунлунь Ред Стар” командасы белән үткәрә. Үзебезнең мәйданда беренче уен 12 сентябрьдә, Екатеринбургның “Автомобилист” командасы белән узачак. Яңа мизгелдә яңа уңышлар теләп калабыз!
Читайте нас в