Барлык яңалыклар
Спорт
26 август 2019, 16:20

Таныш булыгыз, тагын бер татар кызы – бозда бию остасы!

Камилә Вәлиева Франциядә узган үсмерләр этабында Гран-при яулады.

Русияле, бозда шуу остасы Камилә Вәлиева 222,95 балл җыеп, Франциянең Куршевель шәһәрендә узган ярышларда Гран-при яулады.
Икенче урында Көньяк Корея кызы Со Ен И (191,07). Өченче урында русияле Майя Хромых (179,32).
Татарны дөньяга танытуга үз өлешен кертте унөч яшьлек бу туташ. Камиләгә уңышлар телибез!
Читайте нас: