Уфа шәһәрендә ачылган алтынчы бөтенрусия пенсионерлар спартакиадасында тугыз пенсионерга ГТОның алтын билгеләре тапшырылды. Тантанада Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән РФ спорт министры урынбасары Марина Томилова катнашты. Быелгы елның икенче кварталы өчен алтын билгегә Мөнирә Габдулхакова, Татьяна Гугучкина, Наталья Гуц, Хәйдәр Моталлапов, Әмир Әхмәтҗанов, Александр Суздаль, Фәнил Шәрифуллин, Станислав Семенов һәм Таһир Якупов ия булды. Алар Башкортстанның төрле районнарыннан.