Барлык яңалыклар
Спорт
22 август 2019, 15:12

Иң актив пенсионерлар җыела

24-27 август көннәрендә Уфада VI Русия пенсионерлары спартакиадасы үтәчәк.

24-27 август көннәрендә Уфада VI Русия пенсионерлары спартакиадасы үтәчәк.
Бу зур чарага илнең 76 төбәгеннән, 7 чит илдән спорт яратучы, тормышларын физкультурадан башка күз алдына китермәгән 750ләп һәвәскәр спортчы киләчәк.
- Пенсионерлар спартакиадасы елдан-ел популярлаша бара, - дип сөйләде “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә БР Спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов. – 2014 ел белән чагыштырганда, сайлап алу турларында катнашучылар саны 5 тапкырга артты. Моның шулай булуы аңлашыла да, чөнки өлкән буын өчен спартакиада – гади ярыш кына түгел, ә үз позициясен белдерү, тагын бер биеклекне яулау мөмкинлеге дә. Әлегә кадәр Русия пенсионерлары спартакиадасы Тулада, Саратовта, Пензада, Чабаксарда һәм Новосибирскида үтте. Соңгы спартакиадада безнең команда, 12-топка кереп, 11нче урынны яулаган иде.
Русия төбәкләреннән киләчәк пенсионерлар өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, катнаш эстафета, ату, шахматлар һәм дартс буенча ярышачак. Башкортстан командасында – 8 кеше. Шулар арасында Анатолий Михайлович Карпенкога 77 яшь.
Спартакиада тантаналы рәвештә 24 августта 19.00 сәгатьтә “Динамо” стадионында ачылачак.
Читайте нас: