Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2019, 13:25

Пенсионерлар спартакиадасы узачак

Русиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килгән 700 спортчы VI Русия пенсионерлары спартакиадасында катнашачак.

Русиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килгән 700 спортчы VI Русия пенсионерлары спартакиадасында катнашачак. Өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, катнаш эстафета, ату, шахмат, дартслар буенча узышлар Уфада 53-нче Халыкара балалар уеннарына ачылган Спорт әзерлеге үзәгендә үтәчәк.
“Спартакиада елдан-ел популярлаша бара. Ул эре үзәк шәһәрләрне генә түгел, башка төбәкләрдәге авылларны да колачлады. 2014 ел белән чагыштырганда, сайлап алу турларында катнашучылар саны 5 тапкыр артты. Бу аңлашыла да, өлкән буын өчен спартакиада узышулар гына түгел, ул үз позицияңне күрсәтү, тагы бер биеклекне алуга тиң. Кемнәрдер физкультура белән яшьтән шөгыльләнсә, башкалар спортка пенсиягә чыккач кына килгән. Ләкин аларның барысын да сәламәт булуга омтылу берләштерә”, - ди Русия пенсионерлары берлеге рәисе Валерий Рязанский.
Һәр Русия төбәген 9 кешедән торган делегация тәкъдим итәчәк. Спартакиадада 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар катанаша ала. Башкортстанны 8 пенсионер тәкъдим итәчәк. Спартакиаданың ачылу тантанасы башкаланың “Динамо” стадионында 24 августта үтәчәк.
Читайте нас: