Барлык яңалыклар
Спорт
18 август 2019, 11:20

Путин спорт комплексларын үстерергә кушты

Русия Хөкүмәте һәм аерым ведомстволар илдә төрле спорт төрләре буенча спорт комплексларын үстерүгә игътибар бирергә тиеш.

Русия Хөкүмәте һәм аерым ведомстволар илдә төрле спорт төрләре буенча спорт комплексларын үстерүгә игътибар бирергә тиеш. Русия президенты Владимир Путин Анапада РФ хәвефсезлек советының даими әгъзалары белән берлектә “Волей град” спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә үткәргән оператив утырышта шул хакта әйтте.
“Әлбәттә, мондый проектларга игътибар бүләргә кирәк – спорт министрлыгы линиясе буенча гына түгел, кайда мөмкинлек бар, шәхси инициативаларга да таяныч күрсәтергә кирәк. Бу физик культураны һәм спортны үстерү өчен кирәк”, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Путин бу мәсьәләне милләт сәламәтлеге һәм башка көнүзәк сораулар, мәсәлән, илдә гомер озынлыгын арттыру, профессиональ спортта югары уңышларга ирешү, Сочида үткән олимпиада, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек зур чаралар үткәрү өчен үтә дә мөһим дип атады.
“Спортның башка төрләре буенча да сизелерлек рубежларда булыйк һәм көярмәннәрне сөендерик”, - диде ил башлыгы.
Читайте нас: