Барлык яңалыклар
Спорт
15 август 2019, 15:43

“Уфа” командасы акча эшләргә өйрәнгән

Футбол буенча Русия Премьер-Лигасында уйнаган клублар хисап тотканнар.

Футбол буенча Русия Премьер-Лигасында уйнаган клублар хисап тотканнар. 16 клубның 7се былтыргы елны керем белән тәмамлаган. Һәр өченче клуб, футбол йолдызларына миллионнар түкмичә, уенчыларда акча эшләргә өйрәнгән.
Керем алучы футбол клублары арасында “Уфа” клубының да булуы сөендерде. Алай гына да түгел, уфалылар рейтингның беренче баскычын били. Былтыр клуб 428 млн. сум акча эшләгән, бу клуб бюджетының 40 процетын тәшкил итә.
“Советский спорт” гәзите фикеренчә, Башкортстан клубының финанс уңышы трансфер базарында эшләү белән бәйле. “Уфа” клубы уенчыларын сатып кына 4 млн. евродан артык акча эшләгән. Бу исә менеджерларның кадрларга кагылышлы уңышлы карарлар кабул итүе турында сөйли. “Уфа” командасы илдә арадашчылар хезмәте белән файдаланмаучы сирәк клубларның берсе. 2018 елда клуб аларга бары тик 8,6 млн. сум гына акчасын тоткан, ә “Спартак” командасының агентларга киткән чыгымы 700 млн. сум тәшкил итә. “Анжи” командасының бу еллык бюджетыннан артып китә.
Читайте нас: