Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2019, 16:14

Неймар кая китә?

Неймар 2017 елда Каталониянең “Барселона”сыннан Франциянең “ПСЖ” клубына күчте.

Күренекле футболчы, “Барселона” командасы капитаны һәм һөҗүм итүче Лионель Месси дусты, шулай ук популяр футболчы Неймарны “Реал” командасына күчермәскә бөтен көчен сала башлаган. Ул аны яңадан “Барселона”га кайтармакчы.
Неймар 2017 елда Каталониянең “Барселона”сыннан Франциянең “ПСЖ” клубына күчте. Ул трансфер футбол тарихында рекорд куйды: Неймарны 222 млн. еврога сатып алдылар. Әмма озак уйный алмады, Неймар “ПСЖ”га күчкәненә үкенә башлады. Быел “Реал” командасы Неймарны үзенә алмакчы.
Читайте нас: