Барлык яңалыклар
Спорт
12 август 2019, 03:21

Вәт, ичмасам, бабай!

Иркутскида 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны ГТО илчесе исеменә лаек булган.

Иркутскида 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны ГТО илчесе исеменә лаек булган.
Константин Познянский былтыр ГТО нормативларын алтын билгегә тапшырган булган. Аңа бөтенрусия физкультура-спорт комплексы илчесе дипломын тапшырганнар.
Бөтенрусия физкультурниклар көне уңаеннан Иркутск шәһәрендә ГТО фестиваленең өлкә этабы үткән. Анда яңа ГТО мобиль үзәген күрсәткәннәр. Мобиль үзәк – ул теләсә кая бара алу мөмкинлегенә ия автомобиль. Ул интернет, ноутбук белән җиһазландырылган.
ГТО программасы Советлар Союзы заманында 1931 елдан 1991 елга кадәр булды. 2014 елның 24 мартында РФ Президенты Владимир Путин аны яңадан тергезү турында карар кабул итте.
Читайте нас: