Барлык яңалыклар
Спорт
12 август 2019, 19:16

Хоккей сөючеләрне шатландырып

Сезон алды уеннарында 17 яшьлек хөҗүмчебез Родион Әмиров, дүрт уенда дүрт гол кертеп, иң мәргән хөҗүмче булып тора.

Континенталь хоккей лигасының чираттагы мизгеле ачылуга санаулы гына көннәр калып бара. Бүгенгесе көндә хоккей клублары, төрле сезон алды турнирларында чыгыш ясап, төп уеннарга әзерләнә. Безнең “Салават Юлаев” хоккей клубы Казахстан Президенты Кубогы ярышларында катнашты. Сезон алды уеннарында 17 яшьлек хөҗүмчебез Родион Әмиров, дүрт уенда дүрт гол кертеп, иң мәргән хөҗүмче булып тора. Родион 2001 нче елның 20 нче октябрендә Салават шәһәрендә туган. Хоккей спортында беренче адымнарын Салават шәһәрендә башлый.
Башка бик күп сәләтле егетләребезне чит клубларга җибәреп отылдык. Әлеге яшь, өметле хөҗүмчене үзебездә калдыра алырбызмы? Команда җитәкчелегенең төп бурычы да шул түгелмени инде? Үзебезнең клубларда тәрбияләнгән сәләтле егетләребез генә үз төбәге өчен бар көченә уйнаячак. Игътибарлы була гына белик.
Читайте нас: