Барлык яңалыклар
Спорт
8 август 2019, 20:29

Колониядә дә футбол уйныйлар

Сугыш чукмарлары Кокорин белән Мамаев рәшәткә артында да футбол уйнаячак.

Үткән елның көзендә Мәскәү уртасында сугыш оештырган футболчылар Кокорин һәм Мамаев бу атнада тагын футбол уйнаячак! Бу юлы Белгород өлкәсенең 4нче санлы холык төзәтү колониясендә.
10 августта “Салют Белгород” профессиональ футбол лигасы клубы һәм составында танылган футболчылар Кокорин белән Мамаев булган “Алтын арыслан” командалары арасында үтәчәк уен бик кызу булмакчы.
Хәтерегездә булса, футболчылар 4нче санлы колониягә 4 июльдә озатылды. Кокорин гомум режимдагы колониядә - ел ярым, Мамаев ел да биш ай утырачак. Сугыш чукмарлары 2018 елның октябрендә сак астына алынганнар иде.
Футболчыларның тикшерү изоляторында үткәргән вакытын исәпкә алсак, Мамаев быел ноябрь азагында, Кокорин декабрь башында иреккә чыга.
Читайте нас: