Барлык яңалыклар
Спорт
31 июль 2019, 12:24

Шумахер кайчан терелә?

Михаэль Шумахер 2013 елның декабрь азагында тау чаңгысында шуганда башы белән агачка бәрелде. Шуннан бирле ул урында ята.

“Формула-1” ярышлары буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Михаэль Шумахер 2013 елның декабрь азагында авыр җәрәхәт алды: тау чаңгысында шуганда ул башы белән агачка бәрелде. Берничә ел ятып кына торырга мәҗбүр булган Михаэль, ниһаять, чирне җиңә башлаган, дигән хәбәр таралды. Аларның гаилә дуслары, шул ук вакытта халыкара автомобиль федерациясе президенты булган Жан Тодт: “Мин мондый сүзләрне сак әйтәм, әмма бу юлы Михаэль терелүгә таба китеп бара, дип әйтә алам”, - дигән. Алар икәү телевизордан “Формула-1” ярышларын карыйлар икән, элеккеге кебек сөйләшә алмасалар да, аларның дуслыклары дәвам итә.
“Михаэль ышанычлы кулларда, аны яхшы карыйлар”, - ди ул. 2019 елның февралендә Шумахер гаиләсе белән Женевадагы вилласыннан Мальоркага күченгән, кышкы каникулларны шунда үткәргән, дип яздылар гәзитләр. 3 гыйнварда аңа 50 яшь тулды.
Читайте нас: