Барлык яңалыклар
Спорт
13 июль 2019, 20:48

Уфа командасы – җиңүче!

Халыкара балалар уеннарында Уфа командасы 8 - алтын, 6 - көмеш һәм 11 бронза медаль яулады.

53нче җәйге Халыкара балалар уеннарында спортның тугыз төре буенча 88 комплект бүләк уйнатылды. Уфа командасы, аларда катнашып, 25 медаль яулады. Аларның 8е - алтын, 6сы - көмеш һәм 11е бронза медаль. Шулай итеп, Уфа командасы бу уеннарда җиңүче дип табылды.
"Гәрчә, уеннарның концепциясенә ярашлы, медальләр саны һәм урыннар билгеләү буенча нәтиҗәләр ясау каралмаган булса да, Уфаның беренче урынга чыгуы турында шатланып әйтәм, - диде Халыкара балалар уеннарының баш судьясы Андрей Кривошеев. - Ә иң мөһиме, безнең балаларның бер-берсе белән аралашуы булды".
Халыкара балалар уеннарының генераль секретаре Ричард Смит та Уфадагы Уеннарны оештыруга һәм үткәрүгә югары бәя бирде.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин исә, әлеге Уеннарда үз көчләрен сынаучылар, киләчәктә Олимпия уеннарында катнашып, үз илләре өчен медальләр яулар дигән ышанычын җиткерде.
Читайте нас: