Барлык яңалыклар
Спорт
8 июль 2019, 11:45

Кунаклар килә башлады

Уфага 53-нче Халыкара балалар уеннары катнашучылары һәм чара кунаклары җыела башлады.

Уфага 53-нче Халыкара балалар уеннары катнашучылары һәм чара кунаклары җыела башлады. Беренчеләр булып башкалага Канада вәкилләре килеп төште – кече Морган Брентон һәм аның әтисе Морган Брентон, дип хәбәр итәләр узыш оештыручылары.
13 яшьлек үсмер Канаданың Келоуна шәһәре футбол командасы өчен чыгыш ясаячак. Әлбәттә, ул 1 урын алырга хыяллана.
“Уфадагы кунакчыл кабул итүдән без бик канәгать. Уеннар башкаласы Уфага кадәр юл бик озын булды, шуңа карамастан, монда безгә бик ошый. Русиягә бу килүебез – тәүге тапкыр, шуңа Уфа белән танышуны түземсезләнеп көтәбез”, - дип фикерләре белән уртаклашты кече Морган Брентон.
Канадада аның өчен әнисе, энесе һәм сеңлесе җан ата. Әтиләре үрнәге буенча алар барысы да футбол уйный һәм төзүче һөнәрен үзләштерә.
Халыкара балалар уеннары комитеты белән берлектә Уеннарга нигез салучы Метод Клеменц та киләчәк. 1968 елда аның башлангычы белән Югославиянең Целе шәһәрендә беренче Халыкара балалар уеннары үткән. Шул уеннан соң яшь атлетлар өчен спорт бәйрәме ел саен үткәрелә.
Яшь спортчылар 9 спорт төрендә көч сынашачак. Болар: җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, мини-футбол, баскетбол (3*3), пляж волейболы һәм кыяга менү.
Читайте нас: