Барлык яңалыклар
Спорт
4 июль 2019, 13:19

Хатын-кызлар көрәшә!

Хатын-кызлар көннән-көн кыюлана. Ир-егетләр белән бер сафта авыр эшләрне генә үтәми алар.

Хатын-кызлар көннән-көн кыюлана. Ир-егетләр белән бер сафта авыр эшләрне генә үтәми алар. Машина, трактор йөртү, самолет белән идарә итү кебек вак-төяк эш кенә түгел, космосны да күптән яулады инде алар. Ә менә Сабантуенда бил алышучы ханымнар, ялгышмасам, бездә быел гына күренә башлады.
Башкортстанның кайсыдыр районында келәмгә чыккан ике ханымны тыеп туктарлык булмаган, диләр. Көрәшкә вак-төяге чыкмый бит инде аның, каты басып торганы, тимер беләклесе чыга. Күлмәк киеп келәмгә көрәшкә чыккан ханымнарның ни кыланганын карарга оялдым, дөресен әйткәндә. Мәйдандагылар ничек түзгәндер? Хатын –кыз нәфис зат. Бала тудыручы изге җан. Нечкә сөякле, иренең иркәсе булып, назлылыгын саклап яшәргә тиеш зат, югыйсә. Йә, булмады ди инде ирдән бәхете. Җиң сызганып дөньясын көтә, баласын карый ул. Бил көрәше?! Монысы инде артыграк түгелме? Болайга китсә, халкыбызның горурлыгы булган милли көрәш төре бәсен югалтмасмы? Соңгы елларда асылыннан ераклашучы Сабантуйларның тагын бер кимчелеген китереп чыгармасмы? Арытаба бу сәер гадәт Сабантуй йоласына әверелеп китмәсме? Мәйданда көндәшенең биленнән сөлгесен урап тоткан хатын-кызны күрү тормышның бик зур контрасты. Ир белән яшәгән хатын-кыз бил көрәшенә чыгармы? Әллә чынлап та көндәшлек келәмгә төртеп чыгарамы безнең зат вәкилләрен? Бүләккә ни өмет итә хатын-кызлар, тәкәме, әллә?..
Узган якшәмбедә Сочи шәһәрендә узган сабантуенда да хатын-кызлар бил алышкан. Бу хәбәрне Краснодар шәһәре татарлары милли автономиясе җиткерде. Көрәшче кызлар Сочиның 17 нче санлы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Мария һәм Алинә Авдеева булып чыккан. Тик тәкәлек көрәшә алмаганнардыр, сабантуйның иң зур бүләге Таһир Хуҗагалиев дигән ир-егет өлешенә тигән.
Читайте нас: