Барлык яңалыклар
Спорт
2 июль 2019, 13:59

Безнекеләр янә җиңүче

Русия җыелма командасы Минскида узган Европа уеннарында медаль зачеты җиңүчесе булды.

Русия җыелма командасы Минскида узган Европа уеннарында медаль зачеты җиңүчесе булды. Ярышларда барлыгы 200 комплект медаль уйнатылды. Русия спортчылары активында – 44 алтын, 23 көмеш һәм 43 бронза медаль. Икенче урында – Белоруссия, өченчедә – Украина җыелма командасы.
Европа уеннарын ябу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин катнашып, спортчыларыбызны җиңү белән котлады.
2015 елда Бакуда узган беренче Европа уеннарында да Русия спортчылары шулай ук беренче урынны алган иде.
Әлеге уеннар Олимпиада уеннарына бер ел кала дүрт ел саен оештырыла.
Читайте нас: