Барлык яңалыклар
Спорт
19 июнь 2019, 16:06

«Урал» клубында күңелле яңалык

Волейбол уенын яратучылар 2012-2013 уен мизгелендә “Урал” волейбол клубының Русия чемпионатында көмеш медаль яулаганын яхшы хәтерлидер.

Волейбол уенын яратучылар 2012-2013 уен мизгелендә “Урал” волейбол клубының Русия чемпионатында көмеш медаль яулаганын яхшы хәтерлидер. Ул выкытта безнең командада уйнаучы Алексей Спиридонов мәргәнлек һәм яхшы уен күрсәтеп, гомум җиңүгә зур өлеш кертте. Иң күп очко җыю буенча да ул икенче баскычка күтәрелде.
Сезон тәмамлану белән Алексей Русия җыелма командасына чакырыла. 18 июнь көнне Республика спорт сөючеләренә күңелле хәбәр килеп иреште. Ике тапкыр Русия чемпионы, ике тапкыр чемпионнар лигасы җиңүчесе, өч тапкыр Русия кубогы иясе, Европа чемпионы Алексей Спиридонов яңадан безнең “Урал” клубында чыгыш ясаячак. Командабызда шундый уенчылар булганда Русия чемпионатында да уңышлар килер, дип ышанабыз. Яшьләребезне зур һәм массакүләм спортка җәлеп итүгә дә этәргеч булыр, дип уйлыйбыз.
Читайте нас: