Барлык яңалыклар
Спорт
13 июнь 2019, 15:48

Хиҗаб белән - рекордлар китабына

Хиҗаб кигән спортчы – Иран йөзүчесе Эльхам Садат Асгари – бәйләнгән куллар белән 5500 метр йөзеп, Гиннессның рекордлар китабына кергән.

Хиҗаб кигән спортчы – Иран йөзүчесе Эльхам Садат Асгари – бәйләнгән куллар белән 5500 метр йөзеп, Гиннессның рекордлар китабына кергән. Бу хакта Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.
Мөслимә куйган рекордны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә теркәгәннәр. Гиннесс таныклыгын тапшыру тантанасы Тәһран шәһәрендә узган.
Спортчы рекордлар китабына икенче тапкыр эләккән. 2017 елда Асгари бәйләнгән куллар белән 4200 метр араны йөзеп шундый ук рекорд куйган булган.
Читайте нас: