Барлык яңалыклар
Спорт
3 июнь 2019, 10:59

“Уфа” премьер-лигада калырмы?

26 майда футбол буенча ил чемпионатының соңгы уеннары булып узды. Чемпионат бетәргә 3 тур калганда ук Санкт-Петербургның “Зенит” командасының чемпион булачагы билгеле булды. Безнең “Уфа” клубының язмышы исә, киресенчә, соңгы өч уен нәтиҗәсенә бәйле иде.

26 майда футбол буенча ил чемпионатының соңгы уеннары булып узды. Чемпионат бетәргә 3 тур калганда ук Санкт-Петербургның “Зенит” командасының чемпион булачагы билгеле булды. Безнең “Уфа” клубының язмышы исә, киресенчә, соңгы өч уен нәтиҗәсенә бәйле иде. Могҗиза булмый калды дип әйтергә кирәктер. Хәзер безнең командага элиталы саналган төп лигада калу өчен ялганыш матчлары үткәрергә кирәк булачак.
Бу очрашулар премьер-лиганың иң соңгы ике урынын һәм милли лиганың беренче ике урынын биләгән командалар арасында уздырыла.
Безнең команда Томскиның “Томь” командасы белән 30 майда һәм 2 июньдә уйнаячак.
Әйткәндәй, Уфа клубы премьер-лигага күчкән вакытта да “Томь” командасы белән очрашып, аларны җиңү аркасында элитага эләккән иде. Бу юлы ничек булыр инде, берничә көчле уенчының һәм иң мөһиме баш тренерның китүе командабызны танымаслык үзгәртте шул. Узган елда алтынчы урынга күтәрелеп, Европаның көчле клублары белән уйнаган “Уфа”ны сагынып искә төшерергә генә калмагае.
Читайте нас: