Барлык яңалыклар
Спорт
3 июнь 2019, 11:01

“Торос”та үзгәрешләр

Русия югары лигасында чыгыш ясаучы “Торос” хоккей клубының тренерлар штабында үзгәрешләр бар.

Русия югары лигасында чыгыш ясаучы “Торос” хоккей клубының тренерлар штабында үзгәрешләр бар.
Команданың өлкән тренеры итеп Алик Гәрәев билгеләнде. Моңа кадәр ул Русия яшьләр лигасында уйнаучы “Толпар” командасы тренерлар штабында хезмәт салды. Физик күнекмәләр өчен җаваплы тренер итеп Тольяттиның “Лада” командасыннан Сергей Медведев чакырылды. Баш тренер вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Денисов тәгаенләнде.
“Торос” командасы капкачысы, 2019 елда яшьләр дөнья чемпионатының бронза медале иясе Даниил Тарасов Американың Огайо штаты өчен чыгыш ясаучы “Каламбус Блю Джеккетс» командасы белән 3 елга килешү төзегән. Узган мизгелдә ул “Салават Юлаев” командасы өчен ике уенда чыгыш ясады. Җанатарлар үзебездә тәрбияләнгән капкачының “Салават Юлаев” командасында калуын теләгән иделәр, әлбәттә. Тик нишләптер, күреп, белеп торган үзебезнекеләрне кызыксындыра белмибез шул. Берничә ел элек кенә шундый ук талантлы капкачы, “Салават Юлаев” мәктәбендә тәрбия алып уңышларга ирешкән Андрей Василевскийны кулдан ычкындырдык бит инде. Бүгенгесе көндә ул “Тампа-Бей Латнинг” клубында уйный һәм Американың Милли хоккей лигасының иң яхшы капкачылары рәтендә санала.
Үзебезнең талантларны югалтабыз да соңыннан зур акчаларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән билгесез уенчылар җыя башлыйбыз. Алай итеп яхшы команда туплап булмыйдыр ул. Шуны кайчан аңлый башларбыз?
Читайте нас: