Барлык яңалыклар
Спорт
3 июнь 2019, 10:54

“Салават Юлаев”ка кемнәр килә?

Соңгы мизгелдә ил чемпионатының бронза медаль ияләре, республиканың төп командасы уенчылары җәйге ялга таралышты. Хоккейчылар ял итсә дә, тренерлар штабы һәм командага яңа уенчылар җәлеп итүгә җаваплы генераль менеджерның кызу эш мәле.

Соңгы мизгелдә ил чемпионатының бронза медаль ияләре, республиканың төп командасы уенчылары җәйге ялга таралышты. Хоккейчылар ял итсә дә, тренерлар штабы һәм командага яңа уенчылар җәлеп итүгә җаваплы генераль менеджерның кызу эш мәле. Сезон арасында яңа уенчылар чакыру, көчле команда туплау – алдагы уңышлар нигезе. Соңгы көннәрдә командабыз “Йокерит” һәм Финляндия җыелмасы һөҗүмчесе Сакара Мантинен белән сөйләшүләр алып барды һәм килешү төзеде. Яңа һөҗүмчегә 27 яшь, ул берничә тапкыр Финляндия чемпионы.
Әйткәндәй, 26 майда Славакиядә хоккей буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Русия җыелмасы, Чехияне 3:2 исәбе белән җиңеп, бронза медаль алуга иреште. Канада командасын 3:1 исәбе белән җиңеп, Финляндия алтын медаль һәм дөнья кубогын яулады. Безнең командага киләчәк Сакари Мантинен да җиңүчеләр командасында уйнады. Димәк, “Салават Юлаев”ка һөҗүмче булып дөнья чемпионы килә. Безнең команда Беларусия җыелмасы сакчысы Евгений Лисовец һәм Чиләбедән Владислав Картаев белән дә ике елга килешү төзеде. Яңа сезон 1 сентябрьдә старт алачак.
Читайте нас: