Күпләр Русиянең иң көчле тренерларының берсе булган Вячеслав Быковның аларның тренерлар штабында эшләвен белмидер дә әле. Швейцария командасы җитәкчелеге моны яшерми һәм бу югарылыкка күтәрелүдә аның өлеше зур икәнлеген ачыктан-ачык әйтеп тора. Команда уңышы яхшы, тәҗрибәле тренердан торуын күпләребез аңлап тора, әлбәттә. 2023 елдагы дөнья чемпионатын Санкт-Петербург шәһәре кабул итәчәк.