Барлык яңалыклар
Спорт
31 Май 2019, 15:19

Уфада Джефф Монсон ГТО нормалары тапшырачак

Бүген Уфада ADCC Submission Wrestling World Championship буенча ике тапкыр җиңүче һәм Бразилиянең джиу-джитсу спорт төре буенча дөнья чемпионы Джеффри Уильям Монсон ГТО нормалары тапшырырга ниятли.

Бүген Уфада ADCC Submission Wrestling World Championship буенча ике тапкыр җиңүче һәм Бразилиянең джиу-джитсу спорт төре буенча дөнья чемпионы Джеффри Уильям Монсон ГТО нормалары тапшырырга ниятли.
Аңа кадәр билгеле спортчы “ГТОның яшь судьялары” – хәрби-спорт фонды программасы катнашучылары өчен мастер-класс үткәрәчәк. ГТОның яшь судьялары Джефф Монсонга үзләренең уңышлары турында сөйлиячәк.
Джефф Монсонның Оксана Пушкина белән бергә балалар йортлары һәм реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүчеләрне туган көннәре белән котларга җыенуы да карала.
Читайте нас: