Барлык яңалыклар
Спорт
31 Май 2019, 15:10

Көрәш спортына игътибар арта

Милли республикаларда һәрчак милли көрәшкә игътибар бирелде. Бу, беренчедән төрки халыкларының буыннан-буынга күчә килгән гадәти гамәле, икенчедән ул зур чыгымнар да таләп итми.

Милли республикаларда һәрчак милли көрәшкә игътибар бирелде. Бу, беренчедән төрки халыкларының буыннан-буынга күчә килгән гадәти гамәле, икенчедән ул зур чыгымнар да таләп итми. Ә менә спорт көрәшенә азмы-күпме уңайлыклары булган спорт мәйданы кирәк. Республика башлыгы Радий Хәбиров Уфада спорт көрәшен киңрәк җәелдерү максатында, яшьләрне сәламәт тормышка җәлеп итү уңаеннан махсус спорт көрәше үзәге төзеләчәге хакында белдерде. Яңа спорт бинасында спорт, ирекле һәм грек-рим көршеннән тыш бокс һәм гимнастика буенча да секцияләр эшләячәк. Шушы ук бинада волейбол, баскетбол, зур теннис буенча ярышлар да үткәреп булачак. Спорт саре 2019 елда Уфа шәһәренең Октябрь районында төзелә башлаячак. Төзелеш 2021 елда тәмамланырга планлаштырылган. Яңа спорт комплексы Русия спорт көрәше Федерациясе заказы буенча төзелә. Бу милли программаларны тормышка ашыруга да юнәлтелчәк.
Иң мөһиме балаларга һәм гомүмән Республикада спорт белән шөгыльләнүчеләргә зур мөмкинчелекләр ачылачак.
Читайте нас: