Барлык яңалыклар
Спорт
12 Май 2019, 23:35

Җиңүләр җиңел бирелми

12 нче майда хоккей буенча дөнья чемпионатының икенче тур уеннары булып узды.

12 нче майда хоккей буенча дөнья чемпионатының икенче тур уеннары булып узды. Русия җыелмасы Австрия командасы белән очрашты. Безнең егетләр 5:0 исәбе белән җиңү яуласа да җиңү җиңел бирелде, дип әйтеп булмый. Беренче һәм икенче периодта каршы команда егетләре безнең капкачыга берничә тапкыр бик җитди сынау үткәрде. Әмма исәп үзгәрмәде һәм уен тәмамлангач, безнең капкачы Александр Георгиев "Иң яхшы уенчы" дип билгеләнде. 14 нче майда Чехия командасы белән очрашу көтә.
Читайте нас: