12 нче май көнне безнең егетләр Австрия җыелмасы белән очраша. Кайберәүләр Норвегия һәм Австрия җыелмаларын чемпионатның иң көчсез командалары исемлегенә кертә. Әмма, мәгълүм булуынча, дөнья беренчелегенә көчсез командалар килми. Аларның һәрберсе белән финал уенында, очрашкан кебек уйнарга кирәк. Чемпионатның финал уеннарына чыгар өчен 8 уен үткәрәсе бар.