Барлык яңалыклар
Спорт
15 апрель 2019, 18:04

Республика исәбендә – 6 җиңү

Идел буе федераль округының 16 яшькәчә үсмерләр арасындагы грек-рим көрәше буенча беренчелек ярышлары Октябрьский шәһәрендә тәмамланды. Ярышлар нәтиҗәсе куанырлык: республикабызның 6 спортчысы Русия беренчелегенә юлланачак.

БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, бу бәхетеләр – Артем Путенихин (110 кг авырлык категориясе) һәм Руслан Галимов (68 кг авырлык категориясе); “көмеш”не Кирилл Балако (44 кг авырлык категориясе) яулаган; бронзага Илья Кандалин (32 кг авырлык категориясе), Алмаз Мәҗитов (38 кг авырлык категориясе) һәм Георгий Оганесян (92 кг авырлык категориясе) лаек булганнар.
Спортчылар 23-25 майда Владимир шәһәрендә узачак русия ярышларында Башкортстанны тәкъдим итәчәк.
Читайте нас: