Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2019, 16:16

Ватан каһарманнары истәлегенә

11-13 апрель көннәрендә Октябрьский шәһәрендә Идел буе Федераль округы беренчелегенә 16 яшькәчә спортчыларның грек-рим көрәше бәйгеләре уздырылачак. Спорт чарасы Идел буе Федераль округының “Ватан геройлары” проекты кысаларында үткәрелә.

11-13 апрель көннәрендә Октябрьский шәһәрендә Идел буе Федераль округы беренчелегенә 16 яшькәчә спортчыларның грек-рим көрәше бәйгеләре уздырылачак. Спорт чарасы Идел буе Федераль округының “Ватан геройлары” проекты кысаларында үткәрелә. Зур бәйгегә безнең округка кергән 13 төбәктән 350 спортчы килүе көтелә. Башкортстанның Уфа, Октябрьский, Белорет, Стәрлетамак, Күмертау, Нефтекамск, Сибай, Янаул, Агыйдел, Бәләбәй шәһәрләреннән 75 спортчы катнашачак. Округ беренчелеген ачу алдыннан “Солдат уйлары” мемориалына чәчәкләр салу һәм 150 мәктәп укучысын тантаналы рәвештә “Юнармия” хәрәкәте сафларына кабул итү булачак.
Бәйгеләрне ачу тантанасына республика хөкүмәте рәисе урынбасары вазифасын башкаручы Артур Әхмәтханов. Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, грек-рим көрәше буенча Олимпия чемпионы Алексей Мишин, Спорт көрәше Федерациясе президенты Руслан Кулиев һәм башка мәртәбәле һәм хөрмәтле кунаклар килүе көтелә.
Бәйгеләрне ачу тантанасы 11 апрель көнне 17 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Илебез каһарманнарын онытмыйк, ә яшь спортчыларга уңышлар телик.
Читайте нас: